Яңа ел бәйрәме алдыннан һәрчак күңелле һәм могҗизалы вакыйгалар була.
"Мәдәният" милли проекты кысаларында төзелгән Югары Тәкермән күпфункцияле үзәге ачылышы андый вакыйгаларның ачык бер үрнәге булып тора.
Мәдәният йортына якташыбыз, шагыйрә һәм драматург Гөлшат Зәйнашева исеме бирелү бу вакыйганы тагын да ямьләндерде.
Яңа мәдәният йортында иҗади коллективларга репетицияләр, җирле халыкка күңелле ял итү өчен дә шартлар тудырылган.
Тамаша залы 200 урынга исәпләнгән, грим бүлмәсе дә бар. Шахмат өстәлләре белән җиһазланган аерым почмак та бар. 20 000 экземпляр китап фонды булган китапханә әдәбиятның байлыгы белән чуарланган.
Бу объектны төзүгә 14 млн сум акча сарыф ителгән. Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова, РФ һәм ТРның атказанган юристы Рафаэль Шакирҗанов котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
Мәртәбәле кунаклар мәдәният министрлыгыннан 100 000 сумлык сертификат, Тр Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән әзерләнгән. кулдан эшләнгән "Тальянка" гармуны бүләк иттеләр. Кызыл тасманы кискәннән соң авыл җирлеге башлыгы кунаклар өчен экскурсия уздырды, алар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Кмил Нәҗмиев. язучы Факил Сафин бар иде.