Минзәләдә капиталь ремонттан соң "Юбилейный" спорт комплексы тантаналы төстә ачылды.
Бүген, РФ Конституциясе көнендә Минзәлә районы спорт сөючеләре өчен икеләтә бәйрәм - "Юбилейный" спорт мәктәбе капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты. 14 декабрьдән бассенга теләгән һәркем килә алачак.
Тантанага җыелган халыкны котлап, район башлыгы Айдар Салахов болай диде:
-Ниһаять, барыбыз бергә җыелып "Фортекс" компаниясе тырышлыгы белән ремонт эшләрен төгәлләдек. Соңгы елларда районда эшләнгән эшләр максатчан программа объектлары: бу спорт һәм балалар учреждениеләре, мәктәпләрне ремонтлау. СЫЙФАТЛЫ ЭШ БАШКАРГАННАРЫ ӨЧЕН КОМПАНИЯГӘ РӘХМӘТ.
VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Азат Хәмәев та минзәләлеләрне бу вакыйга белән котлады.
Минзәлә районының социаль-икътисадый үсешенә сизелерлек өлеш керткәннәре һәм актив эшләре өчен йөзү буенча тренерлар Наил Каюмовны һәм Альфир Сафиуллинны Тр Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.