Республиканың иң яхшы инженерлары арасында - аграр тармак белгечләре

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бу атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ел инженеры-2019" Республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләде.

Республиканың иң яхшы инженерлары арасында - аграр тармак белгечләре.

"Тәҗрибә, казанышлар. компетентлык" номинациясендә Питрәч районының "Ак Барс" Кошчылык комплексы" ҖЧҖ инженер-механигы Ринат Гыйзетдинов танылды.

Ә "Яшьлек, уңыш, перспектива" номинациясендә Казан дәүләт аграр университетының "Техносфера куркынычсызлыгы" кафедрасы доценты  Фәнис Яруллин җиңде.

Конкурс 12 тармак номинацияләре буенча өч категориядә уздырыла. Барлыгы 258 гариза кабул ителде.  21 предприятиенең 33 инженеры җиңүче дип табылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International