Росреестр тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә һәм Дәүләт картография һәм геодезия хезмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан "Балалар Россия картасын ясыйлар" Бөтенроссия балалар рәсем конкурсын уздырды.
Росреестрның, аның территориаль органнары һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары конкурста катнаштылар.
Конкурс өч яшь категориясендә уздырыла: кече төркем - 7 яшькә кадәр балалар, уртанчы - 8-11 яшьлекләр, өлкән - 12-14 яшьлекләр. Барлык 218 иҗади эш виртуаль галереядә күрсәтелгән.
+8 843 255 25 10