2019/2020 елларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы чараларының календарь планы нигезендә, Буа ветеринария техникумында ТРның урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында "Минем һөнәргә килүем" Республика фәнни-практик конференциясе узды.
"Профилактик, зоогигиена һәм ветеринария-санитария чараларын гамәлгә ашыруда компетентлы якын килү" компетенциясендә ветеринария бүлекчәсенең 2 нче курс студенты Оксана Сәрвәрова (укытучы Гильманова А.М.) бик яхшы әзерлек белән 1 нче урынны яулады.
Шул ук бүлекчәнең 3 нче курс студентлары Александр Шмелев (укытучы-остаз Н.В.Шарапова та кискен ярышта 3 нче урынга чыкты.)