Пенсия фондын алыштыру турындагы карарны декабрь ахырына кадәр үзгәртергә була

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе исегезгә төшерә, 2019 нчы ел дәвамында пенсия тупланмаларын яңа пенсия фондына күчерү турында гариза биргән гражданнар ел ахырына кадәр үз карарларын үзгәртә һәм күчүдән баш тарта ала.

Моның өчен Пенсия фондының теләсә кайсы клиентлар хезмәтенә яисә Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша "Иминиятчене алыштыруны кире кагу турында рәхсми язу" бирергә була, шул ук вакытта электрон квалификацияле имза зарурлыгы турында онытмаска кирәк.

Тулырак мәгълүмат түбәндәгечә:

Россия Пенися фондының ТР буенча контакт-үзәге (843)279-27-27

Белешмәләр өчен телефон: 074, 88555507411 (  мобиль)

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/club160732878/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International