Минзәлә муниципаль районында "Тургай" социаль приюты хәбәр итә

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Туган тел традицияләрен торгызу һәм социаль приютларда талантлы балаларны ачыклау максатыннан, 2019 елның 10 декабрендә Казан шәһәрендә «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы һәм Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр социаль приютларында тәрбияләнүчеләр өчен Милли музейга экскурсия үткәрелде.

      Быел әлеге чарада приютта тәрбияләнүче Шәрәпов Алексей да катнашты. Ул мактаулы 1 нче урын алды «Ирек кенә булсын» дигән Муса Җәлил язылган шигыре белән.

    Тантанада «Тургай» приюты тәрбияләнүчесе I дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.  

    "Тургай" приюты ел саен иҗади шигырь укучылар конкурсында актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International