Шахмат ярышлары Минзәләнең мәдәни-спорт тормышының аерылгысыз өлеше булып торы - икенче елга район масштабында турнир уздыру, аның кысаларында әлеге спорт төре белән кызыксынган оешмаларда шахматны үстерү, призларга ярышлар уздыру планлаштырыла.
Минзәлә педагогия көллиятендә (сүз уңаеннан, бу уку йорты беренчеләрдән булып шахмат турнирын уздыру өчен мәйданчык бирде, директоры - Ренат Ибраһимов) Минзәләнең шахмат уенына битараф булмаган гражданнары белән очрашу узды. Очрашуны район турнирларының алыштыргысыз оештыручысы Азат Шагалиев уздырды, катнашучылар: С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов, Минзәлә АТП директоры Рамил Кәримов, көллият директоры Ренат Ибраһимов һәм шәхси эшмәкәр Марина Зәйнуллина.
Азат Тимерханович ел дәвамында "Минзәлә-2020 Кубогы" Гран-При Рапид Турниры башлангычы астында район оешмалары призына (барлыгы 9 этапта) ярышлар уздырылачагын билгеләп үтте.
Аның тәкъдимнәре хуплап кабул ителде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/shakhmaty-prochno-voshli-v-zhizn-menzelinska