10 декабрьдә район башлыгы Айдар Сәлахов шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте. Җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, социаль программа кысаларында бирелгән торакны хосусыйлыкка рәсмиләштерү, Богодаровка авылында зиратларны төзекләндерү мәсьәләләре буенча 3 кеше мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгатьтләр буенча йөкләмәләр бирелде, аларның үтәлеше контрольгә алынды. Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, алдан язылу ( 885555) 3-10-75 номеры буенча башкарыла.