"Бер-беребезгә йөрәгебезне ачыйк"

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар көне - бәйрәм көн түгел. Бу җәмгыятькә янәшәбездә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр булуын искәртүче үзенчәлекле көн. Без аларга тормышта үз-үзләрен табарга, үз сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итәргә бурычлы.

Минзәлә социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә 9 декабрьдә "Бер-беребезгә йөрәгебезне ачыйк" баш астында чара узды.

15 гаилә катнашты. Урамда караңгы һәм җилле, ә залда өйдәге кебек җылы атмосфера. "Үзенчәлекле" балаларга мөнәсәбәтләр дә үзгә.  Һәм ярату. Белгечләр балалар өчен чын бәйрәм әзерләргә тырышканнар. 

Учреждение фойесында гаиләләрне яраткан әкият геройлары Аю һәм Куянкай каршы алды.

Чара башында комплекслы үзәк директоры Наталҗя Анатольевна һәм Яр Чаллыдан килгән иганәче Фәния Әнгамовна чыгыш ясады. Алар барлык килүчеләргә дә котлаулар белән мөрәҗәгать иттеләр, теләкләре үтәлүен теләделәр.

Алга таба балалар әкият геройлары белән бергә табышмак әйтештеләр, күңелле биремнәр үтәделәр, җырладылар. Чара барышында балалар да. өлкәннәр дә бер-берсенә күңел җылысы бүләк иттеләр.

Очрашу "яПОШКА" кафесы (хуҗасы - Архипов максим Анатольевич) китергән хуш исле пицца, наггитс, кыздырылган бәрәңге һәм кондитер Исламова Эльмира Мөдәфисовна әзерлгән капкейклар белән табын артында узды. Ә Фәния Әнгам кызы һәм барага 2020 ел символы рәвешендә ясалган татлы бүләк өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International