9 декабрьдә Россиядә "Ватан геройлары көне" билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан туган якны өйрәнү музеенда зур бүләккә лаек булган - Советлар Союзы Геройлары Винокуров Борис Александрович, Гордов Василий Николаевич, Галлиев Фахрази Галеевич, Тапиков Самуил Михайловичка багышланган "Сезнең батырлык үлемсез" музей дәресе узды.
Алардан башка ике Дан орденнарының тулы кавалеры – Горячев Алексей Андреевич, Фролов Никита Васильевич та бар. Барысы да каһарманнар истәлегенә бер минут тын тордылар.