"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең иң яхшы Иҗтимагый Советы" Республика конкурсы

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

7 декабрьдә "Казан" ат спорты комплексында "Социаль ярминкә" I Республика Хәйрия фестивале, шулай ук Татарстан республикасының муниципалҗ районнарында "Эшмәкәрләрнең иң яхшы Советы" республика конкурсы финалы узды.

Әлеге чарада "Татарстан Республикасының иң яхшы Иҗтимагый советы" Республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.

Минзәлә муниципаль районы делегациясен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, район Иҗтимагый советы рәисе Гөлфия Хәлимова тәкъдим итте.

"Муниципал берәмлек территориясендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына бәйсез бәя бирү буенча Иҗтимагый совет эшчәнлеген иң яхшы оештыру" номинациясендә Минзәлә муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе Гөлфия Хәлимова III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International