Беркем дә онытылмый!

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Ватан геройлары көне - Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Безнең шәһәрдә дә геройлар истәлеген зурладылар һәм алар бюстына истәлекле веноклар салдылар. 

Төрле яшьтәге мәктәп укучылары, студентлар, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре, гомумән, битараф булмаган һәркем бөек халкына тугры калучыларның истәлеген искә алды.

Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек булган якташларыбызны искә алыйк: Самуил Тапиков, Фахрази Галиев, Борис Винокуров, Василий Гордов, Алексей Горячев, Никита Фролов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International