Шәһәр ягыннан яктырту өчен баганалар куела. Уникаль объектта плафоннар да уникаль - алар яссы.
Воровский исемендәге бистә ягыннан "Имин шәһәр" программасы буенча видеокамера урнаштырылган, бу атнада шәһәр ягыннан да шундый камера урнаштырылачак. Шәһәр ягыннан машиналарда дамба алдына гына түгел, дамбаның үзенә үк килеп керүче лихачларга көн бетә. Бүгенге урынга чыгып тикшерүне җитәкләгән район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев подрядчиклар алдына башланган эшләрне тиз арада тәмамлау бурычын куйды.
"Чиста шәһәр" МУП җитәкчесе Виталий Рудцов кышкы чорда камералардан тыш, өч каравылчы да булачак, аларга территорияләрдә йөрү өчен техника - снегоход биреләчәк, диде.
Янәшәдәге территория һәм дамба кардан чистартылып торачак, биредә чаралар уздыру каралган. .