Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларына грант ярдәме инструментларын камилләштерә.

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, 2020 елдан гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм күрсәтүнең кайбер кагыйдәләре үзгәрүен хәбәр итә.

Грант алган хуҗалыкларда эш урыннарын булдыру буенча шартларның үзгәрүе төп яңалык булачак: әгәр элек грант алучы грант алган елны эш урыннарын булдырырга йөкләмә алган булса, 2020 елдан ул дәүләттән алган акчалардан файдалану срогы дәвамында әлеге срокны үзе мөстәкыйль билгели ала. Гаилә фермалары өчен ул 2 елны тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International