Әлфия Когогина иҗат белән шөгыльләнүче студентларны Беренче курс студенты көне белән котлады.

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Әлфия Когогина иҗат белән шөгыльләнүче студентларны Беренче курс студенты көне белән котлады.

"Беренче курс студенты-2019" Республика фестивале Гала-концертлары эстафетасы Яр Чаллыда старт алды.

Яр Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләренең иҗат белән шөгыльләнүче студентлары "КАМАЗ" мәдәният сараенда бер сәхнәдә очраштылар һәм сәләтләре өчен бүләкләр алдылар.

Тантаналы чара Татарстан Республикасы Студентлар лигасының президенты Руфат Кыямовның һәм шәһәр Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча һәм мәгариф идарәсе начальнигы Рөстәм Хуҗинның чыгышларыннан башланды.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина оештыручыларга һәм катнашучыларга сәламләү телеграммасы җибәргән.

Кичәне вокалистлар ачты - алар тамашачыга онытылмас тәэсирләр бүләк итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International