2016 елдан бирле Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе "Замана каһарманнары" Республика премиясен оештыра, ул көндәлек тормышта геройларча гамәлләр кылган Татарстан Республикасы халкына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Премиянең партнерлары - "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм "Бердәм Россия Яшь Гвардиячесе" нең Үзәк штабы.
Ел саен лауреатлар һәм тамашачылар саны арта бара, ә Премия үзе тантаналы характер ала, концерт программасы да каралган.
Агымдагы елда Премия 7 декабрьдә узачак. Премиядә катнашу өчен 1 декабрьгә кадәр заявка бирергә кирәк.