“Стоп ВИЧ/СПИД” акциясе

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Россия күләм “Стоп ВИЧ/СПИД” акциясе кысаларында  «Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә медицина хезмәткәрләре тарафыннан “Без тормышны сайлыйбыз” информацион сәгате узды. Әлеге чараның максаты яшүсмерләрне СПИД авыруы очраклары белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, яшүсмерләр арасында ВИЧ –инфекция һәм СПИД ка карата дөрес гражданлык позициясе булдыру, киләчәктә аларны әлеге авырудан  саклап калу иде. Балалар тиешле мәгълүматны тыңладылар, темага кагылышлы видеороликлар карап, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ахырда исә, һәр бала да “Кызыл тасма” – СПИД проблемасының символын ясауда катнаша алды. Чарада 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International