Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республикада авыл хуҗалыгы кооперативын үстерүгә зур игътибар бирелә.
Фермерларның кооперативка керүенең берничә өстенлеге бар. Беренче чиратта -продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү буенча көчләрнең берләшүе хисабына җитештерүнең рентабельлеге үсү.
Икенчедән, кредит ресурсларын алу мөмкинлеге, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эше өчен идарәнең нәтиҗәле эшләве зарур. Нәкъ шуның өчен "Кооператив идарә итүче" модульле экспресс курс кысаларында барлык теләүчеләрне шуңа өйрәтәләр.
Дәресләр 25 ноябрьдә башлана. Беренче модульнең барлык дәресләре http://cooperator.eduterra.pro/. сайтында теркәлгәннән соң дистанцион рәвештә уздырыла.
Кызыксындырган сорауларга (843)292-07-59, 89871720428 телефоннары аша җавап алырга мөмкин..