22 ноябрьдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен потенциаль җитештерүче-экспортерлар белән очрашты.
Фикер алышуны ачып, Наил Залаков билгеләп үтте: "Максатчан күрсәткечләр расланды, 2024 елга 360 млн доллларга кадәр авыл хуҗалыгы продукциясе экспортланачак", - диде.
Мамадыш районының "Азбука сыра" компаниясе вәкиле бүгенге мизгелдә Кытай базарына чыгу өчен аккредитация узуын, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган күргәзмәләрдә катнашуда кызыксынучанлыгын белдерде.
Белешмәләр өчен телефон (843)221-76-23.