"Илдар Зариповның алтын төшләре" күргәзмәсе

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

14 ноябрь - 31 январь көннәрендә "Хәзинә" Милли сәнгать галереясендә Илдар Зариповның 80 яшьлек туган көненә багышланган "Илдар Зариповның алтын төшләре" күргәзмәсе узачак.

Илдар Касыйм улы Зарипов 1939 елның 15 ноябрендә Казанда туган. 1961 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына укырга керә.

Аспирантураны тәмамлаганнан соң ясаган беренче адымнары уңышлы була.

СССР милли республикаларының Бөтенсоюз күргәзмәсенең Мәскәү комиссиясе 1970 елда ук аның "Йортлар" дип аталучы картинасын уңышлы дип таба.

1976 елда рәссамга ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә. 1983 елда И.К.Зарипов Россия Федерациясенең атказанган рәссамы исеменә лаек була. 1994 елда рәссамга Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге лауреаты исеме бирелә.

 

Чыганак — kuda-kazan.ru, Казанның иң яхшы вакыйгалары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International