Сәләтле һәм җаваплы җитәкчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларга төбәк һәм федераль дәрәҗәдә өстәмә мөмкинлекләр тудыру, нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашуны оештыру кадрлар сәясәтенең мөһим өлеше булып тора.
30 000 артык оешмаларның беренче затлары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, баш табиблар, муниципаль берәмлек башлыклары, дәүләт хакимиятенең төбәк структуралары башлыклары, предприятиеләрнең генераль директорлары 1 ноябрьдән федераль күргәзмә интернет-мәйданчыкта тәҗрибә уртаклашалар һәм "Бөтен Россиягә танылу" РФның иң яхшы җитәкчеләре" чарасында катнашалар.