22—23 ноябрьдә Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АСКның яшь хезмәткәрләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсы узды.
Конкурс "Авыл яшьләре" Программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Яшьләр аграр берләшмәсе ярдәме белән узды.
2019 елда окнкурсның шартлары катгыйлануына да карамастан, алдагы елларга караганда заявкалар саны кимемәде - 360 заявка бирелде.
Катнашучылар 9 номинациядә көч сынашты: агроном, бухгалтер-экономист, механизатор, ветеринария табибы, инженер-механик, машина белән саву операторы, зоотехник, экономист-бухгалтер һәм технолог.
«Иң яшы инженер-механик»
3 урын — Латыйпов Айдар Василович, Минзәлә районы
2 урын — Билалов Адель Альбертович, Саба районы
1 урын — Зарипов Рөстәм Раушанович, Балтач районы
«Иң яхшы агроном»
3 место — Шәрәфиев Рөстәм Нурисламович, Саба районы,
2 место — Бадулин Сергей Сергеевич, Бөгелмә районы,
1 место — Мөхәмәдиев Рөстәм Харисович, Арча районы
Тулырак - /file/menzelinsk/File/Копия список ИТОГ.xlsx