Воровский исемендәге поселокта Әниләр көне

2019 елның 24 ноябре, якшәмбе

Традиция буенча ноябрь ахырында илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бүген Воровский исемендәге поселокның авыл мәдәният йортында иң якын һәм иң яратканәниләрне котларга җыелдылар. Зал матур итеп бизәлгән: балалар рәсемнәре күргәзмәсе, "Хатын-кыз - матурлык чишмәсе" китап күргәзмәсе. Алып баручы С.Ш.Камалова җыелган халыкны сәламләде, ә авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин залдагы әниләрне котлады.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, башлангыч сыйныф укучылары, "Задоринка" бию коллективы, "Әллүки", "Рябинушка" фольклор ансамбльләре музыкаль бүләк әзерләгәннәр.

Бу бәйрәм әнинең бу дөнҗяда иң бөек кеше икәнлеген тагын бер кат искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International