Гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Азат Хәмәев "Единая Россия" партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте.
Кабул итүдә шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, "ЕДИНАЯ РОССИЯ" Партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Роза Салдаева катнашты.
Минзәләлеләрнең Азат Хәмәевка кергән үтенечләре башлыча төзелешкә, шәһәрнең инфраструктура үсешенә кагылды.
ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев барлык сорауларны игътибар белән тыңлады, кабйре мәсьәләләрне федераль программага кертү буенча рекомендацияләр бирде.