Ярминкәгә авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар сыер, дуңгыз, сарык ите, бодай, арпа, бал, суган, бәрәңге, кәбестә һәм башка продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Район башлыгы Айдар Салахов һәм Казан шәһәреннән килгән кунак, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев белән бергә сәүдә рәтләрендә йөреп, продукцияләрнең бәяләре белән кызыксынды, сатып алучылар һәм ярминкәгә килгән сатучылар белән аралаштылар. Аннары алар район мәдәният йорты каршында ярминкәгә килгән халыкны Әниләр көне белән тәбрикләделәр.
Ярминкәгә иң беренче булып иртәнге сәгать алтыда ук коррекцион интернат мәктәбе коллективы килеп җитеп товарларны урнаштыра башлады, Алар мәктәп яны бакчасында ни үстерелгән шуны алып чыкканнар, сату палаткасын матур итеп бизәгәннәр. Салатлардан күзләр камаша, төрле дару үләннәре, җаның ни тели шул бар. Ярминкәдә тавык-үрдәк түшкәләре , каз түшкәләре сатылды. Бу ярминкәдә бал белән Кадрәктән Ринас Вәлиев, Калморзадан Рафак Габдрахманов, Минзәләдән Фәрит Кәримов, Фирдәвис Мингазов һәм башкалар сәүдә иттеләр. Авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр бик тырышканнар. Кадрәк, Тәкермән, Иске Маҗын, Наратлы Кичү, Воровскийдан килгән клуб һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре 35 төрле продукция алып килгәннәр, алар арасында бурсык мае, мәтрүшкәгә чаклы бар, Аларның сатар продукцияләре бик күп, зәвык белән бизәгәннәр. Гомумән, авыл җирлекләреннән килгәннәрнең ассортиментлары бик бай иде. Воровскийдан Фәнис Зиннуров бер түшкә үгез итен иртәнге 9 сәгатьтә үк сатып бетерде. Юртай җирлегеннән Рәсимә Гыйлаҗеваның 2 түшкә дуңгыз итен, Ирек Хамматовның өч центнерлы үгез түшкәсен дә тиз арада алып бетерделәр. Иң киң таралган ит сыер ите булды. Дуңгыз итенең килограмммы-200-230, сарык ите-350, мөгезле эре терлек ите 290-320 сум белән сатуга чыгарылды.Шәһәрдәшебез 90 яшьлек Алексей Николаев алты капчык бодай сатып алып, “Нива” автомашинасына алып кайтып китте. Рамил Муллахмәтов 4 процентлы майлылыктагы сөтне сөтне 46сум 50 тиенгә сатты “Мостаев” КФХсы бөртекле ашлыкны капчыкларга тутырып алып килгән, бодай һәм арпанының центнерын 900 сум белән сатты.Бу КФХ сатучылары алдагы көннәргә халыктан заявка җыйды һәм ашлыкны өйләренә алып килеп бирергә вәгъдә итте. КФХ “Дәүләтов” кәбестә белән сәүдә итте. Беренче сатып алучысы Николай Иванов 44 килограмм кәбестә сатып алды. Наратлы Кичү авыл җирлегеннән килгән Диләрә Сафиуллина, Гөлфия Минһаҗеваның каз, үрдәк, тавык итләрен тиз арада сатып бетерде. Ярминкәдә ит күп иде, кайсыбер кеше хәтта ботлап алды. Коноваловкадан Габдерәшит әфәнде тере зур карп балыклары белән сәүдә итте, килосы-180 сум иде . Ярминкә мәйданында “Чиста шәһәр”нең ике хезмәтчәне авыр товарлар сатып алырга ярдәм итәргә махсус арбалары белән деҗур тордылар. Ярминкәгә килгән халыкка район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре җырлы-биюле тамаша да күрсәттеләр.Сәгать 10 нар тирәсе. Бу вакытка кайсыбер ит, кош-корт ите сатучылар товарын сатып бетереп, кәнагәть булып утыра иде. Мулардның килосын-400, казныкын 450 сумга саттык. Минзәлә халкы кош итен ярата икән,-дип шаяру катыш куанычы белән уртаклашты Гөлфия ханым Мингазова.

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/nilrebez-ozyn-gomerle-tabynnarybyz-rizykly-mul-bulsyn