Минзәлә районында Клиентлар хезмәте иминиятчене алыштыру турында гариза бирү срогы үзгәрүен хәбәр итә.

2019 елның 23 ноябре, шимбә

"Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары турында" 75 номерлы  07.05.1998 Федераль закон нигезендә, иминиятләнгән зат Россия Федерациясе Пенсия фондына гариза язу юлы белән, тупланма пенсияне, кичектергесез пенсия түләүләрен, пенсия тупланмалары акчаларын бер тапкыр түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать итәр алдыннан, Россия Пенсия фондыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчү яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондын елга нибары бер тапкыр алыштыру хокукыннан файдалана ала.

"Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары турындагы Федераль законга кертелгән төзәтмәләр 01.01.2019 елдан гамәлдә. Алар нигезендә иминиятләнгән зат иминиятләүчене алыштыру турында агымдагы елның 1 декабреннән соңармыйча гариза бирә.

Бүгенге көндә Минзәлә районы халкы тарафыннан башка Пенсия фондына күчү турында 8 гариза бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International