Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне.

2019 елның 23 ноябре, шимбә

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көнен уздыру кысаларында, 20 ноябрьдә Минзәлә муниципаль районында "Тургай" балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютта хокукый белемнәр буенча чара уздырылды.

Матвеевка гомумбелем мәктәбенең тарих укытучысы Р.С.Нуриева "Киләчәккә беренче адымнар", "Балаларның хокуклары һәм бурычлары" темалары буенча класс сәгатьләре уздырды. Тормышыбызга тәэсир итә торган хокуклар һәм законнар хакында сөйләштеләр.

Приют белгечләре Г.З,Галина, Э.Н.Галиева "Балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы" темасына дискуссия уздырдылар, хезмәт эшчәнлегенә балаларның хокуклары, иллюстрацияләр карап, тормыштан мисаллар китерделәр.

Көн кызыклы һәм чараларга бай булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International