22 ноябрьдә Минзәлә районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Екатерина Чигвинцева Әниләр көненә багышланган "Актив озын гомер мәктәбе" клубында чара уздырды.
Чара барышында әниләр турында шигырьләр һәм җырлар башкарылды, бар кешенең кәефе күтәрелде. Бөек Ватан сугышы чорында әниләр һәм әбиләрнең трагик язмышы турында хатирәләр күңелләрне тетрәтте.
Бәйрәмдә катнашучылар камырдан сувенирлар ясадылар, аралаштылар. Бәйрәм ахырында бүләкләр тапшырылды.