Хөрмәтле сәүдә һәм җәмәгать туклану предприятиеләре җитәкчеләре!
Елның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе - Яңа ел бәйрәме якынлаша. Бәйрәм атмосферасын тою, шулай ук Минзәлә шәһәрен тагын да матуррак итү өчен Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге 15 декабрьгә кадәр бина фасадларын, янәшәдәге территорияләрне һәм коймаларны яңа ел декорацияләре һәм заманча яктылык-техник чаралар белән бизәргә тәкъдим итә.
Минзәлә шәһәр үзәгендә урнашкан фасадларга һәм сәүдә нокталары витриналарына аеруча игътибар бирергә кирәк.