Татарстан АССРның 100 еллыгын билгеләп үтү алдыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт Комитеты ярдәме белән "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез" проектын башлап җибәрде.
Бүген Яр Чаллыда зона этабы узды. Анда Татар Мөшегесе авылыннан Рания Камалова һәм Илфак Гыйльфанов Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Алабуга, Тукай, Менделеевск районнары һәм Яр Чаллы шәһәре арасында узган бәйгедә җиңүче булдылар.
Конкурс берничә этаптан торды: милли табын, милли костюмнарны яклау, гаиләнең визит карточкасы (гаилә традицияләрен һәм йолаларын презентацияләү). концерт номерлары. Гаиләнең яшь вәкилләре акробатик күнегүләр, биюләр, җырлар, хәтта бубенда уйнау осталыкларын күрсәттеләр.
Район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова бу гаиләне озатып йөрде.
Камаловлар-Гыйлҗфановлар гаиләләрен җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.