Дәүләт Думасы "Конкуренцияне саклау турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина әлеге мәсьәлә буенча Комитет исеменнән чыгыш ясады.
"Монополиягә каршы законнарны бозуны кисәтү буенча инструментлар үсеше "үтә күренмәле хокукый кыр" булдырып кына калмый, бизнес процессларын алып бару өчен имин мохит булдыра", - диде үз чыгышында парламентарий.