Казан табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә терлекчелек калдыклары (биологик калдыклар) белән эш итү өлкәсендә тикшерү уздырылды.
Республиканың Минзәлә муниципаль районында урнашкан үләт базын эксплуатацияләү ветеринария-санитария кагыйдәләре таләпләрен күп санда бозып гамәлгә ашырылуы ачыкланган, ә бу үз чиратында аның торышының алга таба начараюына китерә.
Аеруча куркыныч инфекцияле авырулар килеп чыгу куркынычы зур, бу кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохитка зыян китерергә мөмкин.
Канун бозуны бетерү максатыннан, табигатьне саклау прокуратурасы Минзәлә район судына дәгъва белдерде.
Прокурор таләпләре туысынча канәгатьләндерелде.