Дәүләт Думасы бер гаиләдән булган балаларга апа-сеңел, абый-энеләре йөри торган мәктәпкә, балалар бакчаларына өстенлекле кабул итү хокукын бирүче законга төзәтмәләрне өченче, соңгы укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
«Гаилә законнарындагы үзгәрешләр өстендә без эзлекле, планлы рәвештә эшлибез. Моңа кадәр без электрон чират буенча карар кабул иткән идек, хәзер бер гаиләдән булган балаларның бер үк мәктәпкә һәм бакчага йөрү мөмкинлеге бирәчәк законны хупладык".