Татарстанда авыл хуҗалыгы техник культураларын җыеп алу барышы турында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Барлык районнар белән видеоконференция режимында узган утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. .Утырышта ТР Премер-министры Алексей песошин катнашты..
Наиль Залаков хәбәр итүенчә, быел көнбагыш, кукуруз, шикәр чөгендерен җыеп алу объектив сәбәпләр аркасында ноябрьгә калган иде. Кукуруз уңышын җыю шушы көннәрдә тәмамланырга тиеш. Гомуми мәйданның 6%ы җыелмаган. 148 мең тонна уңыш суктырылган.
Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыю тәмамланды. 2,8 млн тонна продукция казып алынган.