Татарстан Росреестры: намуссыз төзелеш башлаучылардан зыян күргән ТТК әгъзалары хокукларын өлешчеләр белән тигезләделәр.

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

15 ноябрьдән Өлешчеләрнең хокукларын яклау фонды торак төзелеше кооперативлары әгъзаларына түләүләрне гамәлгә ашыра ала торган номалар көченә керә.

Сүз проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау өчен төзелеш башлаучыларның банкротлыкка чыгу процедурасы кысаларында булдырылган ТТК турында бара.

 Моңа кадәр андый ТТК әгъзалары проблемалы объектлар төзелешен тәмамлауны файдасыз дип таныган очракта акча алалар иде.

Бу аларны башка өлешле төзелештә катнашучылар белән тигезсез хәлгә куя иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International