Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре тарафыннан бирелгән документлар пакетлары буенча дәүләт теркәве сроклары кыскартылган.
Әйтик, күчемсез милеккә хокукларны теркәү һәм аның белән эш итү срогы закон буенча билгеләнгән 9 көннән 5 көнгә кадәр кыскартылган; бер үк вакытта кадастр учеты һәм хокукларга дәүләт теркәве вакытында - 12 көннән 9 көнгә кадәр.
Документларны Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте порталы аша электрон рәвештә тапшырганда (rosreestr.ru) – бу срок нибары бер көн тәшкил итә!
+8 843 255 25 10