16 ноябрьдә, 11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән ачык ишекләр көне уздыра.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның ата-аналары университет җитәкчелеге белән очрашачаклар, әзерлек юнәлешләре һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алачаклар.
Укуны тәмамлагач авыл җирлегенә кайтырга теләгән кешеләр өчен максатчан программалар һәм студентлар һәм юагры уку йортын тәмамлаучылар өчен дәүләт ярдәме чаралары турында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле сөйләячәк.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, К. Маркс ур., 65, Икътисад институты бинасында (актлар залы).