Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Имин булмаган метеорологик күренешләр: 12 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан (Казан шәһәрендә дә), төнлә аз гына бозлавык.

Казан буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә явым-төшемнәрсез диярлек, көндез аз гына яңгыр. Аерым районнарда томан. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с,көндез урыны белән кискен 13 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы 0..+2˚, көндез максималь һава температурасы +4..+6˚.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:
Аязучан болытлы. Урыны белән аз гына явым-төшем, башлыча яңгыр рәвешендә. Аерым районнарда томан, төнлә аз гына бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән кискен - 13м/с. Төнлә минималь һава температурасы +2..-1˚, көндез максималь һава температурасы +3..+7˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International