2020 елда халык исәбен алу: безнең районда ничек әзерләнәләр

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Киләсе елда башкарылачак иң мөһим эшләрнең берсе - халыкның гомуми исәбен алу. Россиядә халык исәбен алу - билгеле бер вакытка Россиянең барлык халкына кагылган демографик, икътисадый һәм  социаль  мәгълүматларын җыю, гомумиләштерү, өйрәнү һәм тарату.

Бүгенге көндә районда 2020 елда Бөтенроссия халык исәбен алуның оештыру планын төзүгә әзерлек бара.

 Җирле үзидарә органнарының килешенгән гамәлләрен координацияләү һәм тәэмин итү максатларында, муниципаль берәмлектә Комиссия төзелгән.

Закон буенча Россиядә халык исәбен алу 10 елга бер тапкыр уздырыла. Соңгысы 2010 елда булды. Шул вакыттан бирле Россиядә 40 миллоннан артык демографик вакыйга узды, торак пунктларның тышкы кыяфәте үзгәрде.

Шуның өчен Дәүләт статистикасының Минзәлә подразделеинесе каршында торак фонды турында мәгълүматларны яңартырга һәм торак пунктларның карталарын детальләштерергә кирәк, бу район картасында хисап һәм исәп участоклары формалаштырырга ярдәм итәчәк.

Халык хисабын алуның төп туры 1-31 октябрьдә узачак.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/perepis-naseleniya-2020-kak-gotovyatsya-v-nashem-rayone

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International