Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую һәм көзге-кышкы ремонтны оештыру бара.

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы техникасын 2020 елдагы кыр эшләренә әзерләү турында Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

"Авыл хуҗалыгы машиналары башлыча елга 2 ай эшлиләр, ләкин шушы вакытта аларның нәтиҗәле эшләвенә республиканың авыл хуҗалыгы иминлеге бәйли, - диде Марат Җәббаров. Техниканы сыйфатсыз саклаган очракта,  детальләрнең ресурслары 20%ка кадәр кими, ел саен коррозиядән килгән зыян техника бәясенең 25%ына кадәр җитәргә мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International