Замана кешесен аяк киемнәреннән башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел.
Җылы кышкы итекләр, җиңел җәйге сандалилар, элегант түфлиләр, уңайлы кроссвкалар - болар барысы да безнең аякларны теләсә кайсы һава торышында һәм төрле шартларда саклый.. Ләкин кайчак аяк киемнәре ертыла, үкчәләре төшә. Шул чакта безгә ярдәмгә борынгы һөнәр ияләре - итекчеләр килә.
Нәкъ менә шуның өчен дә без "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр балаларны аяк киемнәре мастерскоена, шушы учреждениедә тәрбияләнгән Евгений Евсеев янына алып килдек.
Ул зур канәгатьләнү хисе белән балаларны инструментлары, җиһазлар һәм материаллар белән таныштырды.
Балалар Евгенийның эшләгәнен кызыксынып карадылар, булышырга тырыштылар,, эш серләрен сорадылар.
Евгений балаларны эшләнмәләрне тегүче машиналар, станоклар белән таныштырды.