Онытылмаслык бәйрәм!

2019 елның 8 ноябре, җомга

Туган көн-тылсымлы бәйрәм, аны барлык өлкәннәр һәм балалар түземсезлек белән көтә. Бүген, 8 ноябрь көнне, Минзәлә муниципаль районындагы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты үзенең туган көнен билгеләп үтте. Моннан нәкъ 16 ел элек, 6 ноябрь көнне приют рәсми рәвештә үзенең ишекләрен ачты һәм үзенең беренче тәрбияләнүчеләрен кабул итте. Шушы еллар эчендә приют авыр тормыш хәлендә калган балаларнын туган йортына әверелде. 

Бу чара гаилә бәйрәмнәренең традицияләре белән танышу, олылар һәм балалар, яшь һәм өлкән буыннар аралашуы, үзара җылы хисләр тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Программа бик бай эчтәлекле иде: приютта тәрбияләнүчеләр концерт номерлары әзерләделәр, алар бер генә кунакларны да битараф калдырмады. 

     Приют хезмәткәрләре арасында «Татлы ризыклар парады» дигән аш-су бәйгесе оештырылды. Балалар һәм кунаклар тәм-томнарны татып карадылар, сый-нигъмәтләрне бәяләделәр һәм иң тәмле ризыкны сайлап алдылар.

     Приютта тәрбияләнүчеләр һәм кунаклар өчен бәйрәм күчтәнечлере белән кичке аш үткәрү - күңелле сюрприз булды.

     Гадәттәгечә, бәйрәмгә бик күп кунаклар килә, һәм бу бәйрәм дә искәрмә түгел. Балаларга бәйрәмгә Мөслим районыннан әти-әниләр һәм социаль яклау вәкилләре килгән иде. 

Шулай ук Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортыннан кунаклар коймак ясау буенча «Кайда коймак - шунда без» дигән мастер-класс белән килделәр. Эби-бабайларнын костюмнары һәм балаларга карата яхшы мөнәсәбәтләре коймакларны  балаларга мостәкыйль рәвештә пешереп алырга мөмкинлек бирде.

     Бәйрәм сценариясе, залнын бизәләше, балаларның һәм кунакларның күңелле кәефе тантаналы һәм эмоциональ булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International