Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә Казан федераль университетының 215 еллыгына багышланган күләмле агарту акциясе узды.
КФУ мөгаллимнәре, профессорлар, студентлар мензәлә студентларына, мәктәп укучыларына һәм ата-аналарга университет турында сөйләделәр.
Педагогия фәннәре кандидаты, педагогика кафедрасы мөдире Ольга Шатунованың "Нәрсә мөһимрәк - акыл яисә эмоциональ интеллектмы?" фәнни-популяр лекциясе аеруча ошады.
Лекция һәм матр концерт номерларыннан соң викторина, профориентация остаз дәресләре, тәҗрибәләр һәм экспериментлар уздырылды.
Акция 29 ноябрьгә кадәр барачак. Фәнни десант 18 шәһәр-районда булачак.
http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/nauchnyy-desant-kfu-v-menzelinske