Татарстанда шикәр чөгендере уңышы узган ел күрсәткеченнән 31,7 % ка арткан

2019 елның 8 ноябре, җомга

Республикада шикәр чөгендере уңышы узган ел күрсәткеченнән 31,7 % ка арткан. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 7 ноябрьгә булган мәгълүматлары буенча, республикада шикәр чөгендере 63,2 гектарда яисә әлеге культура мәйданының 99% алынган.

Узган елны казып алынган 2 млн 131,7 мең тоннага карата быел 2 млн 774,4 тыс. тонна казып алынган.

«Республика буенча уртача уңыш 438,9 ц/га тәшкил итә. Бу узган ел күрсәткеченнән 105,8 ц/га га яисә 31,7 %ка артыграк, диде   Фәргат Зиннатов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International