Минзәләдә Октябрь революциясен искә алдылар

2019 елның 8 ноябре, җомга

Заманында киң колач, бөтен ил белән В.И.Ленин һәйкәле янында үткәрелә торган бәйрәмгә бер төркем  партия әгъзалары һәм ветераннар хоры җыелды.

Октябрь революциясе бәйрәмен районда Коммунистлар партиясе җитәкчесе, ветераннар советы рәисе Заһир Зыятдинов ачты. Ул быел 21 декабрьдә без И.Сталинның тууына 140 елны билгеләп үтәбез, киләсе елда В.И.Ленинның 150 яшен билгеләячәкбез.

Загир Мирзагабдулла улы җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләде. Коммунист Александр Жбанов Россиядәге вәзгыять турында бәян итте. рассказал о ситуации в России.Эшмәкәр Алексей Юдин революциягә үз мөнәсәбәтен белдереп, тарих тәгәрмәчен кире әйләнедереп булмавын, ләкин кайбер төбәкләрдә мичкә утын ягып яшәүчеләр дә булуын сөйләп узды.

Октябрь революциясе бәйрәменә килгән ветераннар Ленин һәйкәле янына чәчәкләр салдылар.

 

http://menzela.ru/news/novosti/v-menzelinske-vspomnili-oktyabrskuyu-revolyutsiyu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International