6 ноябрьдә тыл хезмәтчәне, районыбызының Иске Матвеевка авылында яшәүче Әминә Ибраһим кызы Иликова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Әлеге истәлекле вакыйга белән юбилярны район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм Иске Матвеевка авылы башлыгы Айрат Нуриев котлады.
Әминә Ибраһим кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасын, шулай ук район башлыгы Айдар Салахов исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Зур кунаклар юбилярга ныклы сәламәтлек. якыннарының игътибарын тоеп гомер итүен теләделәр. Озак еллар куйган намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйттеләр.
Әминә Ибраһим кызы Минзәлә районының Иске Иркәнәш авылында туган. Авылда җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, колхозда көтү көткән, ат белән урман чыгарган. Тормыш иптәше Хәниф Габдуллин белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аның биш оныгы, 7 оныкчыгы бар.