Имин булмаган метеорологик күренешләр: 7 ноябрьдә 18-24 сәгатьләр арасында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил,. 8 ноябрьдә төнлә һәм көндез республиканың кайбер участокларында бозлавык барлыкка килүе мөмкин.
Казан буенча:
Аязучан болытлы Явым-төшемнәрсез диярлек. Төнлә төньяк-көнбатыштан җил 7-12, көндез көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с. Һава температурасы кискен түбәнәячәк төнлә һәм көндез +1..-1°.
Идел алды һәм көнбатыш Кама алды буенча:
Аязучан болытлы, Явым-төшемнәрсез диярлек, көндез яңгыр һәм юеш кар рәвешендә урыны белән явым-төшемнәр.
Җил төнлә төньяк-көнбатыштан 7-12, көндез төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Һава температурасы кискен төшәчәк, төнлә һәм көндез +1..-2°. Юлларның аерым участокларында бозлавык булуы мөмкин.
Көнбатыш Кама арты буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә явым-төшемнәрсез диярлек, көндез яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр. Төнлә төньяк-көнбатыштан җил 7-12, көндез төньяк-көнчыгыштан җил 5-10 м/с. Һава температурасы кискен төшәчәк: төнлә һәм көндез +2..-1°.Юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал.