Кредит картасы — шартнамә белән билгеләнгән кредит лимиты суммасы чикләрендә банк тарафыннан бурычка бирелгән, счетка бәйләнгән банк картасы.
1. Банка кредит картасын алганда интернет-банк һәм телефонга мобиль банкны тоташтырыгыз. Сезгә смс киләчәк, сез счетта калган акчаларны контрольдә тота алачаксыз. Интернет-банк ярдәмендә сез компьютерда интернет аша яисә телефон аша шәхси кабинетка керә һәм үз счетыгызны күзәтә аласыз.
.Ташламалы чордан чыкканда интернет-банк кредит буенча түләүләр графигын сакларга ярдәм итә.
2. Кибетләрдә һәм терминалларда кредит картасыннан файдалану өчен сезгә пин-кодлы конверт бирәләр. Пин-кодны бер кая да язмагыз, аны истә калдырыгыз яисә үзегез белгән урынга язып куегыз.
3. Кибетләрдә әйбер сатып алганда үз картагызны игътибар белән карагыз. Ул һәрчак сезнең күз алдыгызда булырга тиеш. Пин-код керткәндә кулыгыз белән каплагыз.
Кредит картасы югалган очракта картада күрсәтелгән бушлай номер буенча шылтыратыгыз һәм картаны яптырыгыз. Бу номерны үз телефоныгызга язып куегыз.