С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры коллективы өчен вакыйгаларга бай булды. Махачкаладан кайтуга, труппа кабаттан юлга чыкты. Алда - Мәскәү!
Ике көнлек гастрольләр барышында "Москонцерт-холл" бинасында М.Кәримнең "Кыз урлау" комедиясе һәм Х.Җәвиднең "Иблис" трагедиясе күрсәтелде.
"Кыз урлау" спектакле алдыннан сәхнәдә РФда ТРның вәкаләтле вәкиле урынбасары Равил Әхмәтшин чыгыш ясады һәм Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрдановка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
"С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры ел саен башкалага югары һөнәри әзерлектә, кызыклы, эчтәлекле һәм милли мелодияләр белән сугарылган спектакльләр алып килә. Театр югары үрләр яуласын, алга таба да телебезнең һәм милли театрның үсеше өчен хезмәт итсен", - диелә Рәхмәт хатында.
Башкортостан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Евгений Кравцов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, коллективка Мактау кәгазе һәм Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировтан чәчәк кәрҗине тапшырды.
Гастрольләрнең икенче көнендә "Иблис" трагедиясе алдыннан Әзербайҗан Республикасының мәдәният буенча вәкиллеге атташесы Нигяр Ахундова әзербайҗан классигы, әсәрнең авторы Хөсәен Җәвиднең тормышы һәм иҗаты турында зур хөрмәт белән сөйләде.
Минзәлә театрына бүләк йөзеннән Әзербайҗан Республикасының РФда вәкаләтле вәкиле Полад Бюльбюль оглы исеменнән бер кәрҗин чәчәк бүләк ителде.
Нурсибә АДИЕВА, театрның әдәби бүлеге мөдире
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskiy-teatr-s-uspekhom-vystupil-v-moskve